+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 март 2022, 11:55

«Уфа» индустриаль паркы яңа инвесторны көтә

«Уфа» индустриаль паркы территориясендә мебель җитештерү буенча яңа предприятие төзү турында потенциаль инвестор белән Башкортстанның Үсеш корпорациясе вәкилләре фикер алыштылар.

«Уфа» индустриаль паркы яңа инвесторны көтә«Уфа» индустриаль паркы яңа инвесторны көтә
«Уфа» индустриаль паркы яңа инвесторны көтә
«Заманча җиһаз технологияләре» компаниясе индустриаль паркта югары технологияле җиһаз җитештерүен булдыру буенча инвестицион проектны гамәлгә ашырырга ниятли. Проектка инициатор кертергә ниятләгән инвестицияләр күләме якынча 100 миллион сум тәшкил итә. Предприятиедә 40ка якын яңа эш урыны булдырылачак.

– Безнең бурыч - продукция җитештерү һәм сату өчен иң уңайлы шартлар булдыру. Хәзерге вакытта Үсеш корпорациясе белгечләре инвестор белән бергә проектны тормышка ашыру детальләрен эшкәртәләр һәм индустриаль парк территориясендә туры килә торган мәйданчыкны сайлап алалар. Шулай итеп, тиздән " Уфа"да яңа производство барлыкка килергә мөмкин, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас