Экспорт 18 процентка арткан һәм 3,7 миллиард доллар тәшкил иткән, импорт 3 процентка кимегән, чимал булмаган энергетика экспорты гомум күләмдә 2,5 миллиард долларлык булган.
Бу - 2016 елдан башлап тарихи максимум, дип билгеләп үтте тышкы икътисади элемтәләр министры Маргарита Болычева Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.
Экспортның нигезен нефть продуктлары һәм чималы - 31,8, химия продукциясе - 23,6, машина төзелеше - 22,5, азык-төлек һәм чимал - 8,8, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләр - 5,1, металл һәм алардан эшләнмәләр 4,5 процент тәшкил иткән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы