+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 март 2022, 06:38

Белгечләр сезнең сорауларга җавап бирәчәк!

24 мартта Башкортстан Күпфункцияле үзәгенең төп офисында (Уфа шәһәре, Яңа күпер урамы, 8) төбәктә бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең кризиска каршы чаралары темасына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Белгечләр сезнең сорауларга җавап бирәчәк!Белгечләр сезнең сорауларга җавап бирәчәк!
Белгечләр сезнең сорауларга җавап бирәчәк!
Очрашу барышында икътисадка ярдәм итү өлкәсендәге яңалыклар, шулай ук күпфункцияле үзәк офисларында эшкуарлык субъектларына консультация ярдәме күрсәтү турында сүз барачак.

Спикерлар булып Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов, республиканың Күпфункцияле үзәк офисы директоры Наталья Куприянова, «Опора России» партиясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ләйсән Николаева чыгыш ясаячак.

Чараның туры эфиры "Минем документлар" күпфункцияле үзәкнең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемнәрендә трансляцияләнәчәк.

Туры эфирга сылтама: https://vk.com/mfcbashkortostan

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас