

- Районда «Эшкуарлык сәгате»ндә министрлыкның территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре әлеге проектны карады, эшкуарны тыңлады һәм бизнес-план белән танышты, - дип сөйләде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. - Инвесторга, «Столыпино» җәмгыятенә, тулы циклдагы җиләк-җимеш хуҗалыгы проектын гамәлгә ашыру өчен 30 гектарга кадәр җир кирәк.
Инвестицияләрнең планлаштырылган күләме 15 миллион сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру срогы - 2022-27 еллар. Җитештерү районга 30га якын эш урыны бирергә мөмкин.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен министрлыкның территориаль бүлекчәсе тарафыннан җир кишәрлеген сайлауда һәм моның өчен кирәкле барлык документларны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә карар кылынды. Аукцион барышында инвестор файдалануга участок ала алачак.
Фото: pravitelstvorb.ru