+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2022, 05:44

Азык-төлеккә бәяләр кайчан төшә башлаячак?

Көтәргә күп калмады инде.

Азык-төлеккә бәяләр кайчан төшә башлаячак?Азык-төлеккә бәяләр кайчан төшә башлаячак?
Азык-төлеккә бәяләр кайчан төшә башлаячак?

Башкортстанда ике-өч атнадан соң азык-төлеккә бәяләрнең кимүен фаразлыйлар. Бу хакта республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хәбәр итте.

- Күп кенә товарларның бәясе кими башлаячак, чөнки аларга ихтыяҗ кимиячәк. Шул ук хәл көнкүреш техникасына карата да күзәтелде, - диде ул.

Гусев, шулай ук, төбәккә социаль яктан әһәмиятле товарлар китерүне җайга салуларын да ассызыклады.

Моңа кадәр республикада шикәргә бәяләрнең бик нык күтәрелүе турында хәбәр иткән идек. Анда да бәяләр күтәрелүгә халыктагы ыгы-зыгы сәбәпче булуын әйтте белгечләр. Башкортстанда азык-төлеккә кытлык булмаячак. Шулай булгач, алдан күпләп сатып алып кую кирәкме икән? Бәлки, бераз тынычлансак, чыннан да, бәяләр дә кими башлар иде...

Фото: otr-online.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас