+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2022, 10:08

Башкортстан делегациясе Ташкент халыкара инвестицион форумында катнаша

Бүген, 24 мартта, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Ташкент халыкара инвестицион форумында катнаша.

Башкортстан делегациясе Ташкент халыкара инвестицион форумында катнашаБашкортстан делегациясе Ташкент халыкара инвестицион форумында катнаша
Башкортстан делегациясе Ташкент халыкара инвестицион форумында катнаша
— Эшлекле сәфәр кысаларында республика делегациясе вәкилләре инвестицион хезмәттәшлек, җиңел сәнәгать, нефть-газ тармагы, товар әйләнеше һәм импортны алыштыруда логистика чылбырларын булдыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр үткәрергә ниятли. Шулай ук Үзбәкстан Мәгариф министрлыгы белән вузара хезмәттәшлек урнаштыру, аерым алганда — Ташкентта нефть университеты филиалын ачу планлаштырыла, - дип сөйләде Рөстәм Моратов.

Май аенда анда Башкортстанның рәсми вәкиллеген ачу өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Башкортстан делегациясенең кабат визиты көтелә, дип өстәде ул. Аңа кадәр Үзбәкстан делегациясе Уфага Башкортстанда инвестпроектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча фикер алышу өчен киләчәк.

- Үзбәкстан - күптәнге партнер, шул исәптән экспорт линиясе кысаларында да. Без республика белән ике яклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне актив үстерәбез. Экспорт химия сәнәгате продукциясе, ягулык-энергетика, азык-төлек товарлары һәм чимал, агач эшләнмәләре, машина төзелеше продукциясе белән тәкъдим ителгән, - дип билгеләп үтте Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас