+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2022, 14:50

Беларусь Республикасы делегациясе Башкортстанда

Башкортстанга эш сәфәре белән Беларусь Республикасы делегациясе килде.

Беларусь Республикасы делегациясе БашкортстандаБеларусь Республикасы делегациясе Башкортстанда
Беларусь Республикасы делегациясе Башкортстанда

Сәфәр Беларусь һәм Башкортстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куярга мөмкинлек бирәчәк.

- Бүген Беларусь Башкортстанның әйдәп баручы сәүдә партнерлары өчлегенә керә. Без күп еллар сәүдә-икътисади өлкәдә актив хезмәттәшлек итәбез һәм, әлбәттә, бүген икътисади багланышлар безнең төбәк белән республика арасында берничә мәртәбә артырга мөмкин, - диде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Сәфәр барышында Беларусь Республикасының эшлекле даирәләре Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында булды. "БелТПП" Гомель бүлеге эшчәнлеге һәм Гомель өлкәсе потенциалы турында" презентациясе белән БелТПП Гомель бүлеге генеральный директоры Марина Филонова, Башкортстанның Беларусь Республикасындагы «Офис-групп» Конгресс-бюросы вәкиле Константин Климин чыгыш ясадылар.

Белоруссия делегациясе, шулай ук, "АгроКомплекс-2022" Халыкара күргәзмәсе чараларында, "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру" темасына "түгәрәк өстәл"дә һәм Башкортстан Экспортерлар клубының "АПК продукциясен экспортлау" темасына багышланган IV утырышында катнашты.

Дөньякүләм комбайннар һәм башка катлаулы авыл хуҗалыгы машиналары базары лидерлары арасына керә торган иң эре авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләрнең берсе булган "Гомсельмаш" форум һәм күргәзмә кысаларында «Техресурс» һәм «Агросила» дилерлары катнашлыгында Башкортстан Республикасы компанияләре белән сөйләшүләр үткәрде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас