+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2022, 09:27

«Полигон»да җитештерелүче җиһазлар Русиядә яхшы билгеле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә "Полигон" предприятиесе турында язма бастырган.

«Полигон»да җитештерелүче җиһазлар Русиядә яхшы билгеле«Полигон»да җитештерелүче җиһазлар Русиядә яхшы билгеле
«Полигон»да җитештерелүче җиһазлар Русиядә яхшы билгеле

"Русиядә телекоммуникация җиһазларын эшләүчеләр һәм җитештерүчеләр күп түгел. Шуларның берсе – Уфаның "Полигон" фәнни-җитештерү предприятиесе.

Бүгенгә кадәр үзебезнең элемтә операторлары, предприятиеләр һәм ведомстволар, шул исәптән стратегик челтәрләр чит ил җайланмалары базасында эшләде. Шуңа күрә бу өлкәдә импортны алыштыру мәсьәләсе аеруча кискен тора. Уфа предприятиесе бу бурычны хәл итәргә сәләтле.

Бүген «Полигон»да элек чит илләрдән китерелгән телекоммуникация челтәрләре элементларын алмаштырырлык заманча системалар һәм эшләнмәләр бар. Шунысы мөһим: предприятие үзендә булдырылган программа белән эш итә.

«Полигон»да җитештерелә торган җиһазлар Русиядә яхшы билгеле. Биредә югары җитештерүчәнлекле коммутаторлар чыгарыла, алар үз функцияләре буенча чит ил аналогларыннан калышмый. Уфа производствосының системалы җиһазлары Кырым күперендә һәм Арктикадагы нефть шельфларында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Русия Кораллы Көчләренең хәрби-диңгез корабларында элемтә булдыруда актив кулланыла.

«Полигон»ның эшендә барысы да уңышлы булыр дип ышанам. Ә без, үз чиратыбызда, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", дип язган республика җитәкчесе.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас