

"Төркия делегациясенең бүгенге визиты - моның ачык мисалы.
Без күптән Төркия бизнесының машина төзелеше блогы белән элемтәләр урнаштырырга теләдек. Безнең үзара кызыксынуларыбыз бар, һәм бүген Төркия Машина төзүчеләр берлеге президенты Эмре Генджер белән без берничә мәсьәлә буенча хезмәттәшлек нокталарын билгеләдек. Аерым алганда, безнең сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар, чыгым материаллары, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм юл техникасы белән тәэмин итү турында фикер алыштык.
Мөһим мәсьәлә - безнең республикада Төркия җитештерүен локализацияләү мөмкинлеге. Шулай ук Башкортстан компанияләре продукциясен Төркия базарларына чыгарырга планлаштырабыз. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан белән Төркия арасында сәүдә ике тапкыр арткан – 208 миллион АКШ долларына кадәр, бу - безнең республиканың төп партнерларының берсе.
2020 елның көзеннән Төркиядә республиканың Конгресс-бюросы вәкиллеге эшли, ул Төркия бизнесына Башкортстан белән сәүдә-икътисади элемтәләрне җайга салырга ярдәм итә. Безнең төбәктә Төркиядән капитал катнашлыгында булдырылган 29 предприятие эшли, алар сәүдә, азык-төлек китерү, хезмәт күрсәтү, төзелеш, агач эшкәртү һәм башка өлкәләрдә эшли. Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзүдә иң күләмле һәм әһәмиятле инфраструктур проектларның берсендә «Лимак» төрек холдингы катнаша. Төркия компанияләренең активлыгы кимеми.
Якын арада безнең багланышлар ныгыр гына дип ышанам".