Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин 1 апрельдән ташламалы ипотека буенча ставканы һәм ташламалы кредитның максималь күләмен арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Русия Президенты Владимир Путин Министрлар кабинеты әгъзалары белән уздырган киңәшмәдә әйтте.
«Бездә 1 июльгә кадәр 7 процент ставкасы буенча 3 миллион сумга кадәр кредитлар өчен ташламалы ипотека программасы гамәлдә, – диде вице-премьер. – Хәзер безнең исәпләвебезчә, параметрларны үзгәртергә, элек булганына кайтырга вакыт җитте. Ставканы 12 процентка кадәр күтәрергә кирәк».
Марат Хөснуллин сүзләренчә, хәзерге шартларда бу начар түгел. Ул, шулай ук, кредит лимитын Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен - 12 миллион сумга кадәр, ә калган төбәкләр өчен 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттыру зарурлыгын белдерде.
Министрлар кабинеты гаилә, авыл һәм Ерак Көнчыгыш ипотекасы буенча ташламалы ставкаларны саклау яклы.
Фото: domstrousam.ru