Финанс граматалылыгы атнасының төп программасы кысаларында "ФинЗОЖ Fest" фестивале 4-10 апрельдә узачак. Анда Русиянең барлык төбәкләре дә катнаша. Чаралар барышында мәктәп укучыларына һәм яшүсмерләргә кесә акчалары белән ничек идарә итәргә, өлкәннәргә шәхси бюджет өчен җавап бирергә өйрәтәчәкләр.
Ата-аналар һәм укытучылар финанс тәрбиясе турында күбрәк беләчәкләр: балага акча белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга, финанс грамоталылыгы буенча дәресләр оештырырга һәм аларга балаларны җәлеп итү турында сөйләячәкләр.
18 яшькә кадәр булган һәркем «ФинЗОЖ белгечләре» уенында һәм башка конкурсларда призлар ота алачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте