+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 март 2022, 08:11

Тырышкан - ташка кадак каккан

Башкортстан фермеры кыска вакыт эчендә бизнес-проектны ничек тормышка ашыруын сөйләде.

Тырышкан - ташка кадак какканТырышкан - ташка кадак каккан
Тырышкан - ташка кадак каккан
Сентябрь аенда гына «Эшкуарлык сәгате» кысаларында планнар турында фикер алышканнар, ә бүген проект гамәлгә ашырылган инде. Благовар районында урындагы фермерларның берсе кыска гына вакыт эчендә терлекчелек биналары мәсьәләсен хәл итә алган.

Рифгать Уразмәтов сарыкчылык белән 2008 елда ук шөгыльләнә башлаган. Уфадан туган районына кайта, җирне арендага ала һәм сарыклар үстерә башлый. Башта романов токымын сайлап алган, тик берничә ел элек кенә фермер хуҗалыгын үстерү векторын йонга ихтыяҗ кими башлауга бәйле рәвештә үзгәртергә туры килгән, ә менә сыйфатлы ит, киресенчә, бәягә арткан.

- Өч ел элек безне катум токымы селекциясе белән таныштырдылар. Ит сыйфаты романовныкыннан күпкә яхшырак, - ди Рифгать Уразмәтов.

Бурыч - якындагы елларда романов токымыннан катум токымына тулысынча күчү. Процесс инде эшли башлаган. Бүген ана терлегенең гомум саны – 350 баш. Бәрәнләр белән бергә дүрт аяклы хайваннарның саны меңнән артып китә. Алар арту белән өстәмә биналарга ихтыяҗ да арта. Февраль ахырында гына биредә яңа бина файдалануга тапшырылды. Узган ел район "Эшкуарлык сәгате" киңәшмәсендә фермер хуҗалыгын киңәйтү мәсьәләсе хакында фикер алышканнар иде.

- Рифгать Денисович 2021 елның сентябрендә Благовар районы хакимиятенә сарыкчылык төзү өчен җир участогы бүлеп бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте, җир участогы бирелгән иде. Февраль аенда төзелеш эшләрен төгәлләде, алга таба көтүлек мәйданнарын бирү мәсьәләсе тора, - дип сөйләде Благовар районы хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Габдрахманов.

Сарыкчылык өчен биналар төзүдән тыш, фермер эре мөгезле терлекләр өчен симертү мәйданчыкларын да киңәйтергә планлаштыра. Хуҗалыкта тагын 150 башка якын эре мөгезле терлек бар. Биредә абердин-ангусс токымына өстенлек бирәләр, ул дөньяда үзенең мәрмәр ите белән билгеле.

Шулай ук, Камышлы авылында урнашкан фермер хуҗалыгы ярымфабрикатлар җитештерүгә сертификат алган. Хәзер җитештерү процессын үзләштерү бара.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас