"Башкортстанның социаль-икътисади үсеше буенча статистика алуны дәвам итәбез. "Башстат" мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар-февралендә сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шул ук чорына карата 112,4 процент тәшкил иткән. Русия буенча уртача бу күрсәткеч - 107,5 процент.
Чимал секторында (42,5) һәм эшкәртү производстволарында яхшы динамика күзәтелә ( 10,5). Республикада электр җиһазлары, дарулар, металл эшләнмәләр, автотранспорт чаралары, резина һәм пластмасса әйберләр, җиһазлар, машиналар, кәгазьләр, азык-төлек продуктлары җитештерү арткан. Металлургия, машина ремонтлау һәм монтажлау, агач эшкәртү өлкәсендә үсешне билгеләп үтәбез.
Безнең бурыч - катлаулы шартларга карамастан, бу темпларны саклап калу. Ә кайбер тармакларда аларны арттырырга тырышачакбыз. Алга таба хәрәкәт итәбез", - дип язган ул.