+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 март 2022, 07:00

Төркия компаниясе инвестиция проектын гамәлгә ашырачак

Үсеш корпорациясенең генеральный директоры Наил Габбасов һәм Төркиядә «Башкортстан Республикасы конгресс-бюросы» вәкиле Марат Тансыккужин төбәктә пластик торбалар, плитәләр һәм профильләр җитештерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырырга ниятләгән "Sanica Pipe" компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырдылар.

Төркия компаниясе инвестиция проектын гамәлгә ашырачакТөркия компаниясе инвестиция проектын гамәлгә ашырачак
Төркия компаниясе инвестиция проектын гамәлгә ашырачак
Киңәшмә барышында инвестор алдан ирешелгән килешүләр буенча проектны гамәлгә ашыру ниятен раслады. Хәзерге вакытта бизнес-планны эшләп бетерү бара һәм җитештерүне эшләтеп җибәрү өчен кирәкле җиһазлар сатып алына.

Проектка 1,5 миллиард сум тирәсе акча салыначак, 120 яңа эш урыны булдырылачак. Шулай итеп, алты җитештерү линиясе "Уфа" индустриаль паркы территориясендә урнаштырылачак. Проектның алдагы этапларын «Алга» махсус икътисади зонасы мәйданчыкларында локальләштерәләр.

- Җитештерүне локальләштерү өчен мәйданчыклар әзер инде, һәм тиздән без инвестор белән тиешле килешүләр төзү этабына чыгачакбыз, - дип билгеләп үтте Наил Габбасов. - Бүгенге очрашу барышында проектны "Инвестсәгать" утырышында карауга әзерләү турында карар кабул ителде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас