+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 март 2022, 12:58

Ташламалы ипотека буенча ставка күтәрелә

Русия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән ташламалы ипотека буенча ставканы 12 проценттан да артык булмаган дәрәҗәдә билгеләргә кушты. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.

Ташламалы ипотека буенча ставка күтәреләТашламалы ипотека буенча ставка күтәрелә
Ташламалы ипотека буенча ставка күтәрелә
Сүз беренчел базарда торак сатып алу турында бара, дип ассызыклана.

"Кредитның максималь күләме Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен 12 миллион сумнан һәм башка субъектлар өчен алты миллион сумнан артмаска тиеш", - диелгән документта.

Моннан тыш, күпбалалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека шартлары, "Ерак Көнчыгыш ипотекасы" программалары һәм авыл җирлеге өчен торак кредитлары программалары саклана.

Фото: Риа Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас