- Республика эзлекле рәвештә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра. Көнчыгыш чыгу юлы, "Бөре - Тастүбә - Сатка" автоюлы, юл төзелеше өлкәсендәге башка проектлар озак һәм җентекле эш таләп итә. Бу - озак елларга бик зур кертемнәр, ләкин бу кертемнәрнең төп нәтиҗәсе булып, якындагы 10-30 елга безнең республиканың алга таба социаль-икътисади үсешенә ышанычлы нигез булдыру торачак, - диде республика җитәкчесе.
Бу хакта үз фикерен икътисад фәннәре докторы, доцент Азат Янгиров белдерде.
- Башкортстан Хөкүмәте соңгы 2-3 елда республика инфраструктурасын үстерү буенча дөрес курс алды. Инфраструктура - ил, республика икътисады үсешенең төп факторларының берсе. Заманча инфраструктура яңа предприятиеләр ачуга, яңа эш урыннары, шулай ук яңа хезмәт хакы булдыруга җитди этәргеч бирәчәк.
Әлбәттә, ил, республика икътисады үсешендә мөһим рольне юллар алып тора. Һәр инвестор, эшкуар өчен уңайлы логистика, транспортлау мөһим. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: авыр икътисади вакытта да республика җитәкчелеге "Көнчыгыш чыгу юлы", “Бөре - Тастүбә - Сатка " автоюлы, шулай ук башка эре юл проектларыннан баш тартмый.
Инфраструктура үсеше белән инвесторлар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Алар Башкортстанда эшләү өчен бөтен шартлар тудырылганын күрә һәм безгә килә. Шулай итеп, республика икътисады зур темплар белән алга таба да үсеш алачак, - дип белдерде ул.
Фото: Башинформ