+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2022, 09:24

Башкортстанда эшкуарларга ярдәм нәтиҗәлелеген раслый

Башкортстан кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме белән пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә чыга алган. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Дәүләт җыелышы-Корылтайның 42нче утырышында белдерде.

Башкортстанда эшкуарларга ярдәм нәтиҗәлелеген раслыйБашкортстанда эшкуарларга ярдәм нәтиҗәлелеген раслый
Башкортстанда эшкуарларга ярдәм нәтиҗәлелеген раслый

- Республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 126,9 мең берәмлек тәшкил итте, бу 2020 ел күрсәткеченнән 3,9 процентка артык. Бу шулай ук Русия һәм Идел буе федераль округы буенча күрсәткечләрдән югарырак. Пандемиягә кадәрге дәрәҗә белән чагыштырганда, безнең үсеш 100,2 процент.

Узган елда җиңел старт алу һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруга 1,1 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Шул исәптән гомумдәүләт проектлары кысаларында – 735,7 миллион сум, шуның 721 миллион сумы - федераль бюджет акчалары.

Агымдагы елда да без үзмәшгуль һәм кече эшкуарлык өчен җиһазлар лизингы, микрозаймнар буенча барлык ставкаларны, бизнес өчен гарантияләрне саклап калдык.

Без элеккечә үк бизнес-шерифлар институтын үстерәбез. Алар өчен без муниципаль берәмлектә уңай инвестицион климат формалаштыру буенча махсус инвестицион стандарт эшләдек. Моннан тыш, анда һәр эшкуарга федераль һәм төбәк ярдәм чаралары каралган. Кризиска каршы штабта бизнеска административ йөкләнешне киметү максатларында төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүләргә мораторий кертү турында карар кабул ителде.

Башкортстан туризм тармагында лаеклы күренә: туристик рейтингта без беренче унлыкта торабыз. Республика Русиянең курортсыз төбәкләре арасында шифаханәләргә сатылган юлламалар саны буенча лидер булды, - дип белдерде Премьер-министр.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас