+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Марта 2022, 13:15

Башкортстанга миллиардлы инвесторлар килә!

Башкортстанда сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча комплекс төзү проектын өстенлекле исемлеккә кертеләр.

Башкортстанга миллиардлы инвесторлар килә!Башкортстанга миллиардлы инвесторлар килә!
Башкортстанга миллиардлы инвесторлар килә!

Башкортстанда «Салават-4» газ бүлү станциясе янында сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм төяп җибәрү буенча комплекс төзү проектын өстенлекле проектлар исемлегенә керттеләр. Инвестицияләр күләме - 1,5 миллиард сум тирәсе. Тиешле боерыкка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куйды.

- Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе республикада сыекландырылган табигый газның азтоннажлы заманча производствосын булдыру булачак. Инвестор югары технологияле бу өлкәдә яңа эш урыннары булдырачак, төбәк бюджетына салым керемнәре арттырылачак.

Заманча җитештерү комплексын эксплуатацияләү һәм криоген ягулыгын чыгару, аннан соң аны криоягулык салу пунктлары челтәре аша гамәлгә ашыру республикага газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газны актив куллануны үстерүче алдынгы Русия төбәкләре арасына керергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу экологик хәлгә уңай тәэсир итәчәк һәм, тулаем алганда, төбәк халкының уңайлы яшәү дәрәҗәсенә дә, — диде Рөстәм Моратов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас