- Төрле дәрәҗәдәге махсус конкурслар нәтиҗәләре төбәк җитештерүчеләренең югары сыйфатлы товар җитештерүен берничә тапкыр раслады, - диде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Конкурсның максаты - продукциянең көндәшлеккә сәләтен, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең җитештерү белән кызыксынуын арттыру. Чараның рәсми оештыручылары - республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Башкортстан күргәзмә компаниясе" җәмгыяте.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: сөт продукциясе, шул исәптән консервалар һәм туңдырма; ит продукциясе; кош ите продукциясе, йомырка һәм йомырка продуктлары; икмәк-күмәч продукциясе һәм кондитер әйберләре; ярма һәм макарон әйберләре, он; җиләк-җимеш продукциясе, аны эшкәртү продуктлары, сутлар, тәмләткечләр; алкогольсез эчемлекләр, чәй, балык һәм балык продукциясе; «Хәләл» продукциясе.
«Башкортстан продукты» проектында катнашучылар арасында «Иң яхшы продукт» конкурсының Гран-при һәм дипломына түбәндәге оешмалар лаек булды: «Башкортстанның Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге» (Уфа шәһәре), «Калинушка» авыл хуҗалыгы кооперативы (Стәрлетамак районы), «Авилат» агрокомплексы (Бүздәк районы), «Алексеевский» совхозы (Уфа районы), «Шават» оешмасы (Ярмәкәй районы), "ИП Григорьев" (Стәрлетамак шәһәре), «Команда» җәмгыяте (Шаран районы).
Фото: kr-rb.ru