+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2022, 08:55

Экспорт 17,8 процентка арткан

Предприятиеләрнең халыкара масштабтагы көндәшлек сәләтенең төп күрсәткече булып экспорт тора. 2021 елда Башкортстан Республикасы буенча ул, алдагы елдагы белән чагыштырганда, 17,8 процентка арткан һәм 3,7 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән.

Экспорт 17,8 процентка артканЭкспорт 17,8 процентка арткан
Экспорт 17,8 процентка арткан

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Дәүләт җыелышы-Корылтайның 42нче утырышында белдерде.

“Русия экспорт үзәге рейтингында 2021 елда Башкортстан Республикасы экспортны яклау үзәге Русия Федерациясе төбәкләре арасында икенче урынны алды. Республика узган ел нәтиҗәләре буенча экспорт стандартын кертү буенча лидерлар исемлегенә керде.

2021 елда Башкортстанның чит илләрдә булуы артты. Нурсолтанда һәм Минскида Вәкиллекләр ачык. Төркиядә һәм Австриядәге Вәкиллекләр эшен дәвам итә. Халыкара хезмәттәшлекне үстерү максатларында Үзбәкстанда һәм Кытайда Вәкиллекләр ачу планлаштырыла”, - диде Андрей Назаров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас