

- Контроль-күзәтчелек чараларының мөһим ролен кире какмыйча, вәкаләтле вәкил институты бизнеска административ басымны киметү өчен һәрвакыт чыгыш ясый, - дип билгеләде бизнес-омбудсмен Флүр Әсәдуллин. - Ышанам ки, тикшерүгә мораторий кертү, контрольнең яңа төрләрен булдыру, хокук бозуларны профилактикалауга йөз тоту кебек күрелгән чаралар эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы һәм имин мохит үсешенә ярдәм итәчәк.
Семинарда катнашучыларга Башкортстан Прокуратурасы тарафыннан кабул ителә торган чаралар турында җентекләп республика Прокуратурасының эшкуарлар хокукларының үтәлеше күзәтчелеге бүлеге прокуроры Вероника Рябова сөйләде.
Фото: pravitelstvorb.ru