+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2022, 11:39

Серегиннар сырыннан авыз итегез!

Салават шәһәрендә эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә эшкуарлар бар.

Серегиннар сырыннан авыз итегез!Серегиннар сырыннан авыз итегез!
Серегиннар сырыннан авыз итегез!

Марина һәм Иван Серегиннар сыер сөте һәм Русиядә җитештергән әчеткечләрдән табигый крафт сырлары җитештерү белән шөгыльләнә. 2018 елда алар шәхси хуҗалык терки, ә инде 2019 елда «Благосыр» җәмгыятен ача.

Крафт сырлары җитештерү - игътибар һәм уяулыкны таләп итүче катлаулы процесс. Башта сыр оеша, аннары билгеле бер температураларда пресслана, эри, тозлана, гомумән, җитештерү технологиясе сыр төренә бәйле. Йомшак сырны әзерләгәннән соң, хәтта кайнар рәвештә дә кулланырга мөмкин, ә менә каты сырны эшләү өчен 1 айдан артык вакыт кирәк әле.

«Благосыр»ның крафт сырларына Салават шәһәре халкында ихтыяҗ зур, шуңа Серегиннар гаиләсе җитештерүне киңәйтү турында карар кабул итә һәм 2021 елның җәендә Нуриманов ур., 24 адресы буенча 300 квадрат метр мәйданлы бина арендалый. Алар биредә шәһәрлеләрнең яраткан һәм тәмле сырларын тәкъдим итә. Ә крафт сырының өстенлекләре күп: ул табигый экологик чиста чималдан әзерләнә, хуш исле һәм тәмле.

Шулай ук Серегиннар үз сатып алучылары өчен төрле акцияләр үткәрә, хәйриячелек белән шөгыльләнә, укучылар өчен танып-белү экскурсияләре һәм сыр әзерләү буенча осталык дәресләре оештыра.

Серегиннар - күпбалалы гаилә, дүрт ул һәм кыз үстерәләр. Алар күпбалалы гаиләләр өчен үткәрелгән «Гаилә калейдоскобы» конкурсында «Һөнәр бәхете» номинациясендә беренче урын яулады.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас