+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 март 2022, 15:55

Бәяләр даими котрольдә

«Бердәм Русия» партиясенең «Халык контроле» проекты активистлары Уфа шәһәренең сәүдә нокталары буенча рейд оештырды.

Бәяләр даими котрольдәБәяләр даими котрольдә
Бәяләр даими котрольдә

Уфада бәяләргә мониторинг ясау максаты белән "Халык контроле" проекты рейды узды.
«Бердәм Русия» партиясенең «Халык контроле» проекты активистлары Уфа шәһәренең сәүдә нокталары буенча рейд оештырды. Партиялеләр шикәр, тоз һәм кәгазьгә бәя кую мониторингын үткәргән.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, «Халык контроле» партия проектының төбәк координаторы Гөлнур Колһарина билгеләп үткәнчә, күпчелек товарларга бәяләр арткан.
"Рейд нәтиҗәләре буенча, кәгазь кыйммәтләнде, дип әйтергә мөмкин. Урыны белән аның бәясе 639 сумга җиткән. Әлбәттә, яңа җитештерүчеләр дә барлыкка килде, әмма сыйфаты мактанырлык түгел. 1680 сумлык кәгазь сата торган кибетләр бар, бу әлбәттә сөендерми ", - дип шәрехләде Гөлнур Колһарина.
Депутат билгеләп үткәнчә, рейд буенча хисаплар тиешле нәтиҗәләр ясау өчен партия җитәкчелегенә тапшырылачак.
Кайбер кибетләрдә шикәр бәяләре гаҗәпләндерә, - дип билгели комиссия. - Аның килограммлы пачкасын 80 сумнан да арзанракка сатып алырга мөмкин. Үсемлек мае, он, ярмалар - бу товарларга комиссия беренче чиратта игътибар итә. Комиссия раслый - сатып алучылардан соңгы ай эчендә шикаятьләр күп тапкыр арткан.
"Бердәм Русия"нең "Халык контроле" проекты активистлары билгеләп үткәнчә, мондый рейдлар, теге яки бу продуктлар кытлыгын булдырмас өчен ай саен узачак. Шулай ук бәяләрне нигезсез рәвештә арттырган эшкуарларны ачыклау өчен.
Рейд нәтиҗәләре буенча хәлне тотрыкландыру һәм бәяләрне киметү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас