

- Агымдагы икътисади шартларда безнең төп бурыч - бизнеска дәүләт ярдәменең яңа һәм гамәлдәге чаралары турында мәгълүмат җиткерү. Шулай ук эшкуарлардан нинди проблемалар белән очрашулары турында кире элемтә алу да бик мөһим. Бу безгә ярдәм итүнең максатлы инструментларын эшләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Нияз Фазылов.
Башкортстан Күпфункцияле үзәгенең директоры Наталья Куприянова сүзләренә караганда, чараның югары практик әһәмияте бар, ә консультация сорап барлык теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.
– Нияз Мансурович яки ведомство вәкилләре белән мондый очрашулар безнең офисларда даими рәвештә уздырылыр дип уйлыйбыз, – диде Наталья Куприянова.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте