Яңа ФОКны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзиләр. Гомум мәйданы 4,3 мең квадрат метрлы ике катлы бина тулысынча автоном булачак. Комплекс ике залга исәпләнгән: универсаль зал – көрәш, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен, шулай ук киенү–чишенү һәм душ бүлмәләре булган тренажер залы.
Моннан тыш, ФОКта массаж һәм табиб кабинетлары, 24 урынга исәпләнгән буфет, конференц-зал, музей, тренерлар һәм административ бүлмәләр каралган. Спорт комплексы территориясендә тренажерлар белән ачык физкультура мәйданчыгы һәм автостоянка булачак.
Төзүчеләр бинаның каркасын һәм тышкы диварларын төзегән, тәрәзәләр урнаштырган, эчке бизәкләү эшләренә керешкән. Яңа ФОКны агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев дүрт көрәш келәмле универсаль залда сменага 48 кеше шөгыльләнә алачагын әйтте. Шул ук вакытта, көрәштән тыш, биредә башка спорт төрләрен дә үстерәчәкләр.
Фото: Башкортстан Башлыгы