+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 апрель 2022, 11:28

Шикәрне ничә сум белән саталар?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә "Башбакалея" предприятиесенә кагылышлы пост бастырган.

Шикәрне ничә сум белән саталар?Шикәрне ничә сум белән саталар?
Шикәрне ничә сум белән саталар?

"Бу - безнең "Башбакалея" предприятиесе, ул безнең сәүдә челтәрләре өчен шикәр әзерли. «Байрам» кибете аны 80,50 сумнан сата. Бүген без товарларның барлыгын һәм халык өчен нинди бәядән сатылуын тикшерү өчен төрле сәүдә нокталары буйлап уздык. Төрле кибетләргә кердек, безнең республика һәм федераль кибетләргә дә.

Нәрсә әйтә алам - шикәр бөтен җирдә бар, тик менә бу товарга бәя төрле. Әгәр дә элек 65 сум белән шикәр табарга мөмкин булса, хәзер 74 һәм 92 сумга саталар. Шул ук вакытта безнең сәүдә челтәрләрендә ул минималь сәүдә наценкасы белән сатыла, бу хакта безнең җитештерүчеләр һәм республика челтәр ритейлы белән килештек. Тагын шуны күрдем - кибетләрнең берсендә товарга бәяләр бөтенләй юк иде. Болай булырга тиеш түгел.

Безнең республика шикәр җитештерүчесе эчке базарда киң тәкъдим ителергә тиеш, бу уртак эшне Сәүдә һәм хезмәтләр һәм Авыл хуҗалыгы министрлыкларына тапшырам. Безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән җентекләп эшләү зарур. Мин үзебезнекеләрне яклыйм, шуңа күрә үземә 80 сум белән шикәр сатып алдым", - дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас