+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 апрель 2022, 12:40

"Башкортстан продукты" экспортка китә

2 апрель - «Башкортстан продукты» проектына нигез салынган көн.

"Башкортстан продукты" экспортка китә"Башкортстан продукты" экспортка китә
"Башкортстан продукты" экспортка китә

9 ел инде проект Башкортстан һәм Русия базарында республика предприятиеләре продукциясен алга этәрү буенча эшчәнлек алып бара.

Эш дәверендә проект төбәк халкын сыйфатлы эшләнмәләр белән тәэмин итүче 600 азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товар җитештерүчеләрен берләштерде.

- «Башкортстан продукты» проекты җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә. Проект механизмына бәйле, дипломант предприятиеләр продукциясе барлык сәүдә төрләрендә дә тәкъдим ителгән: төбәк һәм федераль челтәрләр, якын-тирәдә урнашкан кибетләр, базарлар һәм ярминкәләр. Шуңа күрә төбәк территориясендә җитештерелә торган азык-төлек продуктларының һәм азык-төлек булмаган товарларның югары сыйфаты һәм милли колориты киң даирә кулланучылар өчен ачык булды, - диде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Локаль продукция позицияләрен ныгыту буенча куелган бурычларны тормышка ашырып, "Башкортстан продукты" җитештерүчеләрнең, ритейлның һәм башкарма властьның үзара бәйләнешенең җайга салынган системасын төзи алды. Проектның маркетинг стратегиясе, мәгълүмати һәм белем бирү аспектлары өстәмә үсеш алды, шул рәвешле Башкортстан товарларын бердәм бренд астында танытуның максатчан механизмын булдыруга ирешелде.

- 2013 ел ахырында «Башкортстан продукты» проектында нибары 66 катнашучы булса, бүген ул 594 катнашучыны берләштерә, шуларның 522се – азык-төлек товарлары һәм 72 се - азык-төлек булмаган товарлар җитештерүчеләр. «Башкортстан продукты» билгесе белән 20 меңнән артык төр продукция маркировкалана, - диде Алексей Гусев. Бүгенге көндә 105 дипломант продукциясе илнең барлык төбәкләрендә дә тәкъдим ителгән. 110 җитештерүче федераль сәүдә челтәрләренә үз товарларын китерә. Моннан тыш, 23 дипломант үз продукциясен экспортка җибәрә. Республика җитештерүчеләренең проектта катнашуы - бушлай.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас