+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 апрель 2022, 10:11

Җиңел сәнәгатькә җитди ярдәм

Бу җәһәттән 150 миллион сум акча бүленәчәк.

Җиңел сәнәгатькә җитди ярдәмҖиңел сәнәгатькә җитди ярдәм
Җиңел сәнәгатькә җитди ярдәм

"Импортны алыштыру турында тагын берничә сүз. Бу юлы җиңел сәнәгать турында.

Уфа MADYART компаниясенең хатын-кызлар киеме кибетләре озак вакыт сәүдә үзәкләрендә чит ил салоннары белән күрше булып торды. Хәзер кайбер чит ил брендлары китә, һәм безнең җитештерүчеләрнең үсеш өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләре барлыкка килә.

MADYART - хатын-кызлар киеме базарында инде 29 ел, бөтен Русия буенча 11 шәһәрдә 25 салон эшли. Предприятиенең үз дизайн-бюросы һәм конструкторлык бүлеге бар, ул үз лекалосын булдырган.

Санкцияләр басымы шартларында безнең җиңел сәнәгатькә һәрвакыттагыча ярдәм кирәк. Быел чимал һәм материаллар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен субсидияләүгә бюджеттан 150 миллион сум акча бүлеп бирергә планлаштырабыз.

Безнең предприятиеләр сәнәгатьне үстерү республика фондында өч программа буенча ташламалы заемнар алырга мөмкин - «Легпром», «Кризиска каршы чаралар» һәм «Сәнәгатькә ярдәм». Шулай ук кредит шартнамәләре буенча процент ставкасы өлешен каплауга да грантлар планлаштырылган. Субсидияләү - 30-100 миллион сумга кадәр 2 елга кадәр.

Җиңел сәнәгатькә җитди ярдәм чаралары федераль дәрәҗәдә күрсәтелә. Ышанам, болар барысы да безнең предприятиеләргә үсәргә, җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм сатып алучы өчен көндәшлек итәргә ярдәм итәчәк", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас