

Киңәшмәне ачып, ул республиканың җиңел сәнәгать секторының уңышлы эшләвен билгеләп үтте.
- Безнең икътисад катлаулы шартларда начар үсешми. Традицион тармаклар - нефть химиясе һәм машиналар төзелеше белән беррәттән, җиңел сәнәгать тә яхшы темплар белән алга бара, - диде Радий Хәбиров. - Бу шул исәптән без өченче ел гамәлгә ашыра торган җиңел сәнәгатькә ярдәм итү буенча төбәк программасы нәтиҗәсе дә.
Республика Башлыгы, җитештерүчеләр тәҗрибәсен исәпкә алып, Башкортстанда Махсус кием җитештерү буенча федераль дәрәҗәдәге компетенцияләр үзәген булдыру башлангычы белән чыкты.
– Бүген «Магеллан» компанияләр төркеме предприятиеләрендә махсус, хәрби һәм корпоратив кием тегеп, безнең җиңел сәнәгатьнең үсеш нокталары үсә. Бу - икътисадның шактый зур секторы, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең республикада моның белән шөгыльләнүче компанияләр күп булуын исәпкә алып, тукымалар һәм материаллар, фурнитура, әзер экипировканың бөтен чылбырын берләштерү максатка ярашлы. Шулай итеп, без төбәктә төрле оешмалар, шул исәптән көч ведомстволары һәм корпоратив структуралар өчен махсус киемнәр чыгару буенча Компетенцияләр үзәген булдыра алыр идек.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә җитештерүчеләр белән бергә яңа кооперация элемтәләрен формалаштыру һәм компетенцияләр үзәген булдыру буенча юл картасын эшләргә кушты.
– Кыска вакыт эчендә эш юнәлешләрен билгеләү һәм кием җитештерү этабына чыгу мөһим, - дип өстәде Радий Хәбиров. - Беләсезме, 1 июньдә безнең «Патриот» хәрби-патриотик паркы Чишмә районында курсантларны кабул итә башлаячак. Профильле сменаларда катнашучылар өчен шулай ук уңайлы һәм сыйфатлы форма булдырырга кирәк.
«Уралпром-Маркет» җәмгыяте директоры Игорь Шальнов республика җитәкчелегенә "легпром" эшен стимуллаштыруның тармак чаралары өчен рәхмәт белдерде һәм компетенцияләр үзәген булдыру башлангычын хуплады.