+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 апрель 2022, 10:05

«Машина төзү-2022» халыкара күргәзмәсендә Башкортстан да катнаша

Республика предприятиеләре «Машина төзү-2022» сигезенче халыкара күргәзмәсендә катнаша.

«Машина төзү-2022» халыкара күргәзмәсендә Башкортстан да катнаша«Машина төзү-2022» халыкара күргәзмәсендә Башкортстан да катнаша
«Машина төзү-2022» халыкара күргәзмәсендә Башкортстан да катнаша


2022 елның 5-8 апрелендә Минск шәһәрендә сигезенче халыкара махсуслаштырылган «Машина төзү-2022» күргәзмәсе уза.

- Халыкара күргәзмәләр Башкортстан Республикасы компанияләренә үз продукциясен киң катлам кунакларга һәм чарада катнашучыларга тәкъдим итү, Башкортстан продукциясенең югары сыйфатлы һәм көндәшлекле өстенлекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Республика эшкуарларының күргәзмә экспозициясе «Индукцион машиналар», «ЕСМ», «Станкомонтаж», «Көньяк-Урал үлчәү заводы», «Ишембай станок ремонтлау заводы», «Антарес», "Катран" компанияләре тарафыннан тәкъдим ителә.
Күргәзмәне ачуда Русиянең Беларусьтагы сәүдә вәкиле Юрий Золотарев катнашты, ул экспозиция, предприятиеләрнең товар номенклатурасы белән танышты, күргәзмәдә катнашу мөһимлеген билгеләп үтте.
- Хәзер импортны алыштыру бурычы беренче планга чыга һәм бу күргәзмә Русия Федерациясе тарафыннан һәрвакыт кирәк иде. Шуны да билгеләп үтәсем килә, без әлеге мәйданчыкта күрә ала торган һәр өченче компания Русия Федерациясенә карый. Күргәзмәдә сәнәгать, машина төзү, металл эшкәртү өлкәсендә 26 профильле компания тәкъдим ителгән. Гадәттәгечә күргәзмә мәйданчыгында Башкортстан катнаша, ул иң актив төбәкләрнең берсе, - дип билгеләп үтте Юрий Золотарев. Күргәзмәдә катнашуның төп максаты - республика товарларын алга этәрү һәм халыкара берләшмәнең эшлекле даирәләре белән үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, яңа базарларга чыгу һәм сату күләмнәрен арттыру.

Күргәзмәнең дүрт көне дәвамында республика компанияләре потенциаль Белоруссия партнерлары белән сөйләшүләр уздырачак, анда очрашулар нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында килешүләр төзеләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас