+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 апрель 2022, 15:50

"Без ныклы икътисад төзергә мөмкинлек биргән нигез булдырдык"

Былтыр Русия пандемиягә кадәр икътисади күрсәткечләргә чыкты. Тулай эчке продукт күләме 4,7 процентка арткан. Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Дәүләт думасында ясаган хисабында шуларны билгеләп үтте.

"Без ныклы икътисад төзергә мөмкинлек биргән нигез булдырдык""Без ныклы икътисад төзергә мөмкинлек биргән нигез булдырдык"
"Без ныклы икътисад төзергә мөмкинлек биргән нигез булдырдык"

Чимал булмаган энергетика экспорты рекорд күрсәткечләргә чыкты. Ул 40 процентка диярлек – якынча 200 млрд. долларга кадәр арткан. Икътисад үсешенә сәнәгать һәм сәүдә, нигездә, эчке ихтыяҗ исәбенә зур өлеш кертте: эшкәртү секторы - 5 процентка, машина төзелеше комплексы җитештерү 10 процентка артты (йөк автомобильләре – 30 процент).

Тулаем алганда, ике пандемия елында Русия икътисадының үсеш темплары, алга киткән илләр белән чагыштырганда, 5 тапкыр югарырак.

"Без ныклы һәм заманча икътисад төзергә мөмкинлек биргән нигез булдырдык", - дип белдерде Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Моратов безнең төбәктәге хәлне тасвирлады.

"2021 елда Башкортстанның икътисади хәле актив үсеш динамикасы белән билгеләнде, - диде Рөстәм Моратов. - 2020 елда кабул ителгән салым-бюджет сәясәтенең моңарчы күрелмәгән чараларына өстәмә федераль һәм төбәк бюджет ярдәменең нәтиҗәле чаралары коронавирус инфекциясе таралуга бәйле кризистан озак вакытлы зыянны булдырмый калырга, шулай ук сәнәгать җитештерүнең пандемиягә кадәр дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирде".

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас