

Ул республиканың 1нче күппрофильле гимназиясендә финанс грамоталылыгы атнасы кысаларында узды.
- Финанс мәсьәләләре хәзерге кеше тормышының барлык өлкәләренә кагыла, ә финанс грамоталылыгы уку һәм яза белү кебек кирәкле тормыш күнекмәләренә әверелде.
Финанс яктан белемле кеше үз чыгымнарын һәм керемнәрен исәпли, гаилә яки шәхси бюджет алып бара, артык бурычларга керми, аның финанс «хәвефсезлек мендәре» бар. Финанс грамоталылыгы үзенең финанс иминлеге белән идарә итү, озак вакытка исәпләнгән планнар төзү һәм уңышка ирешү мөмкинлеге бирә.
- Республикада төрле яшьтәге балаларны финанс грамоталылыгына өйрәтү өчен инфраструктура булдырылган: методик үзәк эшли, 2500 педагог әзерләнгән, инновацион белем бирү мәйданчыгы гамәлдә, мәктәпләр уку әсбаплары белән тәэмин ителгән, - дип билгеләп үтте финанс министры урынбасары Нелли Бердина.
Башкортстан Республикасында атнаны үткәрүнең төбәк координаторы булып, гадәттәгечә, Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы тора.
- Атнаның күпчелек чаралары интернет челтәрендә дистанцион форматта үткәрелә. Мондый формат чараны активлыгын барлык кызыксынучылар өчен дә кулай ясый - теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы торак пунктта, шулай ук аның материалларын куллану вакыты буенча чикләнмәгән максатчан аудиториягә мөмкинлек бирә, - дип белдерде Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы директоры Рафаэль Сафуанов.
Финанс грамоталылыгы атналыгының республика программасы бүген мәктәп укучыларын, студентларны, аларның ата-аналарын, укытучыларны борчыган актуаль мәсьәләләрдән чыгып төзелгән. Заманча социаль-икътисади факторлар, цифрлы чынбарлык, ваклап сату инвесторларының финанс базарларына күпләп чыгуы исәпкә алына.