+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 апрель 2022, 14:56

Параходчылык үсәчәк

Республика премьер-министры Андрей Назаров бүген Уфа суднолар төзү заводы цехларын карады.

Параходчылык үсәчәкПараходчылык үсәчәк
Параходчылык үсәчәк

- Бу безнең республика өчен мөһим предприятие, ул ремонт, йөк ташу һәм инерт материаллар чыгару белән шөгыльләнә, - ди ул бу хакта. - Соңгы елларда завод банкрот хәлендә. Без аны реанимацияләү һәм тулы куәтенә эшләтеп җибәрү өчен бик күп вариантлар әзерләдек.

Анализ күрсәткәнчә, республика Хөкүмәте тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелүгә карамастан, предприятиенең агымдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге яхшырмады. Монда инвестицияләр дә, энергетика, предприятиене үстерү, яңа юнәлешләрне һәм базарларны үзләштерү мәсьәләләрендә өстәмә компетенцияләр дә таләп ителә. Безгә моны оператив рәвештә гамәлгә ашыру өчен партнер кирәк. Шуңа күрә заводны хосусыйлаштырачакбыз һәм әлеге эшләргә инвестор җәлеп итәчәкбез. Мондый кеше бар. Бүген аның белән аралаштык. Ике атна ярым эчендә «юл картасы» әзерләрбез, анда инвестор өчен дә, бу юнәлеш өчен җавап бирүче ведомстволар өчен дә барлык беренчел бурычларны җентекләп язарбыз дип килештек. Уртак көч белән бер-ике ел дәвамында заводны яңа дәрәҗәгә чыгарачакбыз.

Төбәктәге предприятиеләргә ярдәм итү системалы эш булып тора, ул хәзер илебезгә каршы кертелгән санкцияләр белән бәйле рәвештә көчәя. Шуңа күрә без кризиска каршы яңа чаралар пакетына, предприятиеләребез бу чорны аз югалтулар белән узсын өчен, елга пароходчылыгы тармагы өчен дә дәүләт ярдәме чараларын кертәчәкбез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас