

- Безнең преференция зоналары резидентлары белән эшләп, Корпорация командасы безнең төбәктә эшчәнлекләрен үстерү өчен барлык шартларны тудырырга омтыла. Без даими рәвештә хезмәттәшләр белән элемтәдә торабыз һәм аларның безнең эш турындагы фикерләре белән кызыксынабыз. Әлбәттә, алга таба безнең хезмәтләрнең сыйфаты яхшырсын өчен аларның кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен игътибарга алабыз, - дип ассызыклады Башкортстан Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Анкеталауны 13 резидент узган, алар ведомствоның түбәндәге күрсәткечләр буенча эш сыйфатын бәяләгән: резидентларның инвестиция инфраструктурасы объектында буш мәйданчыклар белән тәэмин ителеше, инженерлык инфраструктурасының һәм техник озатуның сыйфатыннан канәгать булуы, шулай ук резидентлар өчен күрсәтелә торган ярдәм чараларының һәркем файдалана алырлык булуы.
Фото: pravitelstvorb.ru