

Башкортстан Республикасының Сәнәгатьне үстерү фонды сәнәгать предприятиеләрен проектлы финанслау эшен 2017 елдан башлап гамәлгә ашыра.
Проектларга ярдәм 23 финанслау программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, шуларның 11е - федераль максатчан төбәк продукты линиясе буенча. Заемнар акчалары кире кайтарылырга тиеш һәм, конкрет программалар шартлары нигезендә, төгәл максатчан билгеләнеш буенча: нигездә, җитештерү җиһазлары һәм инжиниринг процесслары сатып алуга юнәлтелергә мөмкин.
Фонд эшли башлаганнан бирле Башкортстан икътисадына инвестицияләрнең гомум күләме 30,2 миллиард сумнан артык булган 87 проект хупланды, шул исәптән, Русия Сәнәгать үсеше фондыннан 10,6 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде.
Сәнәгатьне үстерү фонды эшләгән чорда Башкортстанның 20 муниципаль берәмлегендә сәнәгать предприятиеләренең инвестиция проектлары ташламалы финанслау алды.
Фонд сәнәгатькә ярдәм итүнең төбәк Фондлары системасында алдынгы урыннарны били, бу хакта берничә тапкыр Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан билгеләп үтелде.
2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан Сәнәгать үсеше фонды, 157 балл туплап, икенче урында, ә 2021 ел нәтиҗәләре буенча җыелган баллар саны рейтингта 173 һәм бишенче урында иде. Бу хакта бүген үткән оператив киңәшмәдә әлеге фонд директоры Әнвәр Кәримов сөйләде.
Фото: globalufa.ru