

Русия Үзәк банкы гражданнарга - евро һәм АКШ долларын, ә банкларга валюта сатарга рөхсәт иткән. Валюта алу кагыйдәләре нинди?
ҮӘгәр валюта исәбе яки вклад 2022 елның 9 мартына кадәр ачылган булса, аннан доллар яки евроны алырга мөмкин. Исәп башка валютада булган очракта, аны алган вакытта ул банк курсы буенча долларга яки еврога конвертацияләнә. Ул курс Үзәк банк курсыннан азрак була алмый.
Элеккечә 10 мең АКШ доллары яки аларның еврода эквивалентын алырга була. Бу суммадан тыш, валютаны үз исәбеңнән бары тик сумнарда гына алырга мөмкин. Сумга конвертация банк курсы буенча уза, ул Үзәк банкның рәсми курсыннан кимрәк була алмый.
Банклар 18 апрельдән башлап барлык теләүчеләргә валюта сата ала. Тик 9 апрельдән соң клиентлардан үзләре сатып алганны гына.