+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 апрель 2022, 06:15

Яңа белем бирү программасы тәкъдим ителде

8 апрельдә Русия Махсус икътисади зоналар, кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе әгъзаларының гомум җыелышында «ESG повесткасы: сәнәгать инфраструктурасының тотрыклы үсеше» яңа белем бирү программасы тәкъдим ителде.

Яңа белем бирү программасы тәкъдим ителдеЯңа белем бирү программасы тәкъдим ителде
Яңа белем бирү программасы тәкъдим ителде

- Программаның максаты - төбәк идарә командаларын сәнәгать-җитештерү, техник-гамәлгә кертү, логистика һәм туризм өлкәләрендә преференциаль режимлы территорияләрне булдырырга һәм үстерергә өйрәтү. Программа 2 елга исәпләнгән: катнашучыларны махсус икътисади зонаны булдыру һәм үстерү проектын тормышка ашыру өчен мәйданчык сайлау, проект әзерләү, идарә итү үзенчәлекләре, мастер-план эшләү, территорияне зоналаштыру, проектның финанс моделен һәм идарәче компаниянең хезмәтләр портфелен эшләү өчен өйрәтәчәкләр, - диде икътисади үсеш министры урынбасары Сергей Галкин.

Программа Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Ассоциация белән берлектә Белем икътисады институты тарафыннан эшләнгән. Аның максатчан аудиториясе булып икътисад һәм сәнәгать сәясәте өлкәсендә башкарма власть органнары, төбәк үсеш корпорацияләре, махсус икътисади зоналар, индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары тора.

Программада катнашучыларга тотрыклы үсеш максатлары һәм бурычлары, эшчәнлек күрсәткечләре, исәп системалары, Русия Федерациясендә тотрыклы үсеш максатларын норматив-хокукый җайга салу һәм ESG принципларын кертү методологиясе турында сөйләячәкләр.

– Бүгенге көндә Русиядә, ESG күрсәткечләрен кулланып, инфраструктура мәйданчыкларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга карата бердәм алымнар һәм стандартлар юк. Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән бергә безнең Ассоциация бу юнәлештә эш алып бара. Белем бирү программасы Русия төбәкләреннән идарә итү командаларына, хөкүмәтләргә Русиядән инвесторларны җәлеп итү өлкәсендә өстенлек бирүгә юнәлдерелгән. Сүз уңаенда, яклау өчен урын очраклы гына сайланмаган - мин хәзер Башкортстан – Русиядә республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән ESG стандартларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча методик һәм планлы процесс бара торган беренче төбәк, дип кыю рәвештә әйтә алам, – дип ассызыклады Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко.

Ассоциация әгъзаларының гомум җыелышында сәнәгать технопарклары, индустриаль парклар вәкилләре катнашты, аларның күбесе тәкъдим ителгән белем бирү программасын югары бәяләде һәм анда катнашырга теләк белдерде.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас