+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 апрель 2022, 11:55

Башкортстан делегациясе халыкара эшлекле миссиядә катнаша

Бишкәк шәһәрендә Халыкара күптармаклы бизнес-миссия кысаларында Башкортстан делегациясе эшли башлады. Делегация составына республиканың тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, экспортны яклау буенча төбәк үзәге директоры Илдус Халитов һәм Кыргызстан предприятиеләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынучы кайбер республика предприятиеләре вәкилләре керде.

Башкортстан делегациясе халыкара эшлекле миссиядә катнашаБашкортстан делегациясе халыкара эшлекле миссиядә катнаша
Башкортстан делегациясе халыкара эшлекле миссиядә катнаша

Беренче көндә Лена Изотова һәм Илдус Халитов Русия-Кыргызстан Үсеш фонды советы рәисе Артем Новиков һәм "Кыргызиндустрия" ачык акционерлар җәмгыяте президенты Жарасул Абдураимов белән эшлекле очрашулар уздырды. Очрашу барышында Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителде, Башкортстан белән Кыргызстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

- Кыргызстан Республикасы белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү Башкортостан Республикасының тышкы икътисади элемтәләрен үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Эшлекле миссия кысаларында Русия Федерациясе һәм Кыргызстан Республикасы бизнес-даирәләренең, аерым алганда, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм һәм мәгариф өлкәсендә үзара файдалы партнерлыгын активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышуны планлаштырабыз. Шулай ук «импортны алыштыру» мәсьәләләрен карарга ниятлибез, - дип билгеләде Лена Изотова.

2021 елда Башкортстан Республикасының Кыргызстан Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше якынча 40 миллион доллар тәшкил иткән, 99 проценты экспорт өлешенә туры килә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас