+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 апрель 2022, 17:05

Бюджет керемнәре артырмы?

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Башкортстан муниципаль берәмлекләренең керем потенциалын, Башкортстан бюджетына һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына салым һәм салым булмаган табышларны арттыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Бюджет керемнәре артырмы?Бюджет керемнәре артырмы?
Бюджет керемнәре артырмы?


Утырышта Башкортстан берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен арттыруның ихтимал резервларын ачыклау һәм мобилизацияләүгә бәйле актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Утырыш барышында Премьер-министр 2022 елның беренче кварталында Башкортстан Республикасы бюджетының керем өлеше үтәлешенең кыска нәтиҗәләрен хәбәр итте.
Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова билгеләп үткәнчә, төп бюджет барлыкка китерүче салымнар буенча республиканың керем потенциалы 30 миллиард сумнан артык бәяләнә.

Андрей Назаров җаваплы ведомстволарга агымдагы хәлләрне исәпкә алып, Башкортстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен арттыру буенча чараларның комплекслы һәм оештыру планнарын актуальләштерергә кушты. Эшләрне нәтиҗәле башкару өчен махсус эшче төркем булдырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас