+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 апрель 2022, 07:00

Уфадагы экология форумында кояш электр станциясе эшләтеп җибәрелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Уфадагы экология форумында кояш электр станциясе эшләтеп җибәрелдеУфадагы экология форумында кояш электр станциясе эшләтеп җибәрелде
Уфадагы экология форумында кояш электр станциясе эшләтеп җибәрелде

“Без энергиянең альтернатив чыганакларын үстерүне дәвам итәбез. Бүген Уфадагы экология форумында кояш электр станциясен (СЭС) эшләтеп җибәрдек. Ул хәзер "ПОЛИЭФ"та тышкы электр челтәре белән параллель эшли. Станциянең проект куәте - 4,9 МВт, ул тулысынча автоматлаштырылган.

Яңа СЭС "ПОЛИЭФ"ны "яшел" электр энергиясе белән тәэмин итәчәк һәм продукция җитештергәндә парник газларын чыгаруны 1,8 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый проектны беренче тапкыр "СИБУР" холдингына керүче предприятиеләрдә гамәлгә ашырдылар. Аңа инвестицияләр чирек миллиард сумнан артык тәшкил итте.

Бездә Хәйбулла, Куергазы, Зианчура, Бөрҗән, Стәрлебаш һәм Гафури районнарында алты кояш электр станциясе эшли инде.

2022 елда тагын ике СЭС - Баймак районында һәм Агыйделдә файдалануга кертергә планлаштырабыз. Бу мөһим юнәлешне үстерү буенча Башкортстан Русиядә бишенче урында тора”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

Фото: vk.com/wall413272232_785675

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас