+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 апрель 2022, 07:30

Яңа инвестиция проектларына ярдәмгә

Республикада төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертү буенча актив эш дәвам итә.

Яңа инвестиция проектларына ярдәмгәЯңа инвестиция проектларына ярдәмгә
Яңа инвестиция проектларына ярдәмгә

Стандартның беренче өч элементы инде кертелгән: Башкортстан Инвестиция декларациясе кабул ителгән, республиканың Инвестиция комитеты эше формалаштырылган, «Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе» функционалы тулыландырылган.

- Төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертү буенча бөтен эш инвесторлар белән хезмәттәшлекнең һәм Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның нәтиҗәле инструментларын булдыруның гомум парадигмасына кертелде. Билгеләнгән срокларның системалылыгын һәм аларны контрольдә тотуны тәэмин итү өчен барлык чаралар да гамәлгә ашыру графигына кертелгән, — диде Премьер-министрның беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Башкортстанның Инвестиция комитеты, инвестиция эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча үзенең төп функциясеннән тыш, инвесторның республика дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары белән каршылыкларын судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәчәк.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас