+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 апрель 2022, 06:00

“Киләчәкне бергә төзиячәкбез - безнең көч бердәмлектә”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Киләчәкне бергә төзиячәкбез - безнең көч бердәмлектә”“Киләчәкне бергә төзиячәкбез - безнең көч бердәмлектә”
“Киләчәкне бергә төзиячәкбез - безнең көч бердәмлектә”
“Белгәнегезчә, узган ел эчендә Башкортстан, уртача Русия күрсәткечен 2,2 процентка узып, сәнәгать җитештерү үсешендә яхшы темп алды, ә безнең сәнәгать сәясәте 2021 елда илдә иң нәтиҗәлесе дип танылды.

Быелның беренче ике аенда без яңадан яхшы нәтиҗәләргә ирештек: сәнәгать җитештерүе индексы, 2021 елның шул ук чорына карата, 112,4 процентка җитте. Бу - Хөкүмәтнең икътисади, сәнәгать һәм инвестиция блокларының килешеп эшләве нәтиҗәсе.

Сәнәгать Башкортстанның бөтен икътисадының якынча өчтән берен тәшкил итә. Әлбәттә, хәзерге хәл күрсәткечләрдә чагылыш табачак, әмма җитди кимүне без көтмибез. Соңгы елларда республика үзенең сәнәгать кластерын ныгытып кына калмады, шул исәптән импортны алыштыру исәбенә дә, киләчәктә икътисад үсешенең санкцияләр кичерергә һәм үсеш динамикасын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк нокталарын да билгеләде. Безнең игътибар фокусында, базардагы хәлгә карамастан, ихтыяҗ булган юнәлешләр.

Төп тармакларны санап чыгам:

1. Нефть эшкәртү һәм химия сәнәгате. Алар элеккечә икътисадның терәге булып хезмәт итә һәм якындагы дистә елларда позицияләрен саклап кала. Безнең төбәк бензин җитештерү буенча лидерларда кала, ә бер айдан Башкортстан нефтенең 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

2. Машина төзелеше. Без транспорт җитештерү күләмнәрен арттырдык һәм Русиядә автобуслар һәм вертолетлар чыгару буенча өченче урынга чыктык. Пилотсыз очкычлар булдыру технологияләрен кертәбез. Электр транспорты җитештерү дә гамәлгә ашырылды, Уфада автоном йөрешле УТТЗ эшләгән троллейбуслар йөри. Ел ахырына кадәр республикада тагын 45 шундый машина линиягә чыгачак. Бу югары технологияле продукция, ул илдә генә түгел, тышкы базарда да тотрыклы ихтыяҗдан файдаланачак.

3. Төзелеш материаллары һәм мебель җитештерү. Мин инде берничә тапкыр әйттем: төзелеш - сәнәгатьне, инфраструктураны, катнаш өлкәләрне үстерүне стимуллаштыручы нәтиҗәле кризиска каршы инструмент. Без табаклы пыяла җитештерүдә алда барабыз һәм ДСП чыгару буенча илдә икенче урында. Җиһаз җитештерү дә 2021 елга 1,7 тапкыр арткан.

4. Киң куллану товарларын - азык-төлек продуктларын, медикаментларны җитештерү. Санкцияләр шартларында бу безнең азык-төлек иминлеген гарантияли торган мөһим юнәлеш. Республика үзен сөт, ит, шикәр, үсемлек мае, яшелчәләр белән тәэмин итә, бу безгә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Пандемия аркасында без дарулар җитештерүне 2,4 тапкырга үстердек, тормыш өчен мөһим препаратлар запасы формалаштырылды.

Инвестиция һәм җитештерү җәлеп итүчәнлеген булдыруның озак сроклы инструментларын - Россиядә иң динамик рәвештә үсә торган «Алга» махсус икътисади зонасы, 12 индустриаль һәм 18 технопарк үстерүне күздә тотабыз. Бу салым ташламалары гына түгел, эш урыннары, фәнгә инвестицияләр, заманча технологияләр җитештерү, IT-секторны, катнаш производстволарны үстерү, димәк, бөтен икътисад өчен синергик эффект бирә. Юнәлешләр актив хупланачак - федераль Хөкүмәт сәнәгать секторы өчен берничә пакет чаралар кабул итте, ә шушы көннәрдә 146 миллиард сумлык тагын берсе анонслады. Урындагы җитештерүчеләргә төп ярдәмне күрсәтәбез - нәкъ менә алар бүгенге көндә безнең ышанычыбызны формалаштыра. Өстәвенә, чит ил компанияләре китү белән аларның үз производстволарын киңәйтергә бик яхшы шанс барлыкка килә. Киләчәкне бергә төзиячәкбез - безнең көч бердәмлектә һәм бердәм эштә”, дип яза Андрей Назаров “Телеграмм”да.

Фото: t.me/agnazarov/116

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас