

Мәскәүнең халыкара сәүдә үзәгендә Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты ярдәмендә Башкортстан Республикасы тарафыннан эшләнә торган Евразия икътисади үзәген төзү проекты турында фикер алыштылар.
Дискуссиядә Русиянең Икътисади үсеш һәм Тышкы эшләр министрлыклары, Русия ВЭБ Дәүләт корпорациясе һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкилләре катнашты. Анда яңа проектларны алга җибәрү буенча бик күп агентлыклар, үзәкләр, банклар, ассоциацияләр, шулай ук Ырынбур, Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае һәм чит илләр - Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Беларусь республикалары катнашты.
Проектның концепциясен Рөстәм Моратов тәкъдим итте. Үз чыгышында ул әлеге механизмның төбәк-катнашучылар тарафыннан товар җитештерүнең барлык стадияләрендә өстәмә бәя булдыру чылбырын формалаштыру максатын күздә тотуын билгеләп үтте: чимал яки ярымфабрикаттан алып, югары көндәшлеккә ия продуктка кадәр.
Проект Русия Федерациясе субъектларының гамәлдәге проектларын һәм предприятиеләрен бердәм инвестиция контурына берләштерәчәк, шулай ук яңа бизнес-проектлар, чит ил продукциясен алмаштыру производстволарын төзү планлаштырыла, бу ахыр чиктә 2 триллион сумнан артык инвестицияләр белән синергетик нәтиҗә бирәчәк һәм 300 миллиард сум чамасы салым түләүләре белән 40 меңнән артык яңа эш урыны булдырачак.
Фото: prufy.ru