

Башкортстан хакимияте республикада төзелә торган "Евразия икътисади үзәге"нә берләшүнең синергетик нәтиҗәсен 2 триллион сумга бәяли, диелә төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
"Проект Русия Федерациясе субъектларының гамәлдәге проектларын һәм предприятиеләрен бердәм инвестиция контурына берләштерәчәк, шулай ук, чит ил продукциясен алмаштыру производстволарын төзү буенча яңа бизнес-проектлар бар. Бу ахыр чиктә инвестицияләр күләме 2 триллион сумнан артык синергетик нәтиҗә бирәчәк, 40 меңнән артык яңа эш урыны булдыру һәм 300 миллиард сум тирәсе салым түләүләре алу ниятләнә", - диелә хәбәрдә.
"Әлеге механизмны гамәлгә ашыру төбәктә җитештерү, инвестиция, экспорт, шулай ук анда катнашучыларның көндәшлек сәләтен тәэмин итү өчен аларның көчләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә без бу юнәлештә эшне тизләтергә булдык", - дип китерә матбугат хезмәте Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаровның сүзләрен.
Аның беренче урынбасары Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, "проектны гамәлгә ашыру логистик масштабны минимальләштерү, производстволарның технологиялелеген арттыру исәбенә катнашучыларның көндәшлек сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шуңа күрә төбәкләрнең махсуслашуы яңа технологик дәрәҗәгә күчәргә мөмкин".
Үзәкнең эшчәнлеге комплекслы инвестиция проектында катнашучы төбәкләр тарафыннан товар җитештерүнең барлык стадияләрендә - чималдан яисә ярымфабрикаттан югары экспорт потенциалы булган югары көндәшле продуктка кадәр өстәмә бәя булдыру чылбырын формалаштыру максатыннан гамәлгә ашырылуны күздә тота. Комплекслы инвестицион проект Идел-Урал макротөбәгенең һәм күрше төбәкләрнең гомум инвестицияләр күләме 1,6 триллион сумга якын булган 500 эре инвестиция проекты керә.
"Евразия икътисади үзәге" үз эшендә шул исәптән "Заманча төзелеш корпорациясе" эшчәнлегенә таяныр дип планлаштырыла. Республика бу алгоритмнарны берничә ай эчендә Уфада яңа инфекция үзәге төзеп, сынап карады инде.
Фото: lifedd.ru