+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 апрель 2022, 17:40

"Русиядә эшләнгән" проекты Башкортстан эшкуарларына ярдәм итәчәк

Русия Федерациясендә "Русиядә эшләнгән" хәрәкәтен булдырдылар. Ул үзебезнең ил брендларына ярдәм итүгә юнәлтелгән - импортны алыштыруга гына түгел, ә үзебезнең эшкуар образын формалаштыруга да.

"Русиядә эшләнгән" проекты Башкортстан эшкуарларына ярдәм итәчәк"Русиядә эшләнгән" проекты Башкортстан эшкуарларына ярдәм итәчәк
"Русиядә эшләнгән" проекты Башкортстан эшкуарларына ярдәм итәчәк

18 апрельдә "Русиядә эшләнгән" дигән бушлай онлайн-марафоны старт алды. Ул эшкуарларга үз проектларын алга этәрүдә ярдәм итәчәк. Онлайн-курс кысаларында эшкуарларга брендларның социаль челтәрләрен ничек дөрес алып бару, креатив маркетинг акцияләрен эшләү һәм үткәрү, бушлай каналлардан файдалану турында сөйләячәкләр.

Проект килеп туган кризис шартларында дөрес карарлар кабул итү өчен реаль ориентирлар табарга мөмкинлек бирә.

Республикада урындагы җитештерүчеләргә актив рәвештә Көнбатыш санкцияләре кертелгәнче үк ярдәм итә башладылар. 2013 елда ук республикада "Башкортстан продукты" дигән проект старт алган иде инде. Узган елның ахырына анда 597 предприятие катнашты.

"Башкортстан продукты" маркировкасы астында 20 858 төр товар чыгарыла. "Башкортстан продукты" проекты җитәкчесе Светлана Дивнич билгеләп үткәнчә, "Башкортстан продукты" проекты инде 9 ел эшли, аның миссиясе Русия базарында җитештерүчеләрнең позицияләрен көчәйтү, шулай ук бөтен продукция үзебезнез территориядәге чималдан һәм урындагы халык кулы белән җитештерелә".

Фото: madeinrussia.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас