

Киңәйтелгән доклад белән Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады, ул чаралар арасында «Алга» махсус икьтисади зонасы резидентларына ярдәм итүне киңәйтү булуын билгеләп үтте.
- Монда бюджет кредитларын реструктуризацияләү исәбенә инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә акчаларны яңадан бүлү каралган. Импортны алыштыру буенча өстенлекле проектларны тану процедурасын гадиләштерәчәкбез. Дәүләт һәм муниципаль милек объектларыннан файдаланган өчен аренда түләвен арттыруга мораторий куячакбыз, - диде Рөстәм Моратов.
Шулай ук, планнарда табышка салым буенча ташламалар бирү срокларын арттыруда өстәмә преференцияләр кертү.
Фото: pravitelstvorb.ru