+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Апреля 2022, 17:10

Иң күп акча төзелеш тармагына бүленәчәк

Уфада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә төзүчеләрнең төбәк ассоциациясе утырышы булды.

Иң күп акча төзелеш тармагына бүленәчәкИң күп акча төзелеш тармагына бүленәчәк
Иң күп акча төзелеш тармагына бүленәчәк

Анда яңа икътисади шартларда төзелеш тармагындагы хәл, кризиска каршы күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге, проект финанславы һәм ипотека кредитлавы каралды.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар ДОМ РФ арендалы торак программасы буенча проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышты.

Чарада төзелеш тармагын алып баручы ведомстволар, учреждениеләр җитәкчеләре һәм банк җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, былтыр булдырылган яхшы темплар нәтиҗәсендә 2022 елның беренче айларында торак төзелеше тармагы югары динамика күрсәтә.

- Башкортстанда беренче кварталда 833,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. Төбәк бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында икенче урында тора. Мондый нәтиҗәгә, барыннан да элек, ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыру һәм, әлбәттә, безнең уртак эшебез исәбенә ирешелде, - дип ассызыклады республика Премьер-министры.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, икътисадка ярдәм чараларының беренче пакеты кысаларында иң зур күләм - 30 миллиард сумнан артык акча төзелеш-торак өлкәсенә юнәлтеләчәк.

- Иң мөһим чаралар - инфраструктура бюджет кредитлары һәм инфраструктура облигацияләре ысулы белән акча җәлеп итү. Русия Хөкүмәте инфраструктура объектлары: инженерлык, транспорт һәм социаль объектлар төзүгә шактый акча бүлә. Төзүчеләр өчен әлеге эшнең төп нәтиҗәсе булып, гомум күләмдә торак төзелеше өчен мәйданчыклар әзерләү тора: «Көньяк капкалар» проектлары – 6,7 млн квадрат метр, «Забелье» проектлары – 10 млн квадрат метр. Асылда, «озайлы» төзелеш комплексы 15 елга 4 процентлы кредит ала. Дәүләт акчалары белән эшләү тәҗрибәсе булмаган төзүчеләрнең әлеге проектта катнашу мөмкинлеге барлыкка килә, - диде Андрей Назаров.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас