

"БСК" җәмгыятенең кер юу порошоклары һәм юу чаралары җитештерүче "Эколь" бүлендек предприятиесе чит илдән товар алуны кыскарту фонында, оператив импортны алмаштырып, җитештерүне шактый арттыра алды. Бүген компания Башкортстанның күп кенә төбәк челтәр кибетләрендә үз продукциясен сата, федераль сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә. «Эколь» продукциясе шулай ук популяр маркетплейсларда да тәкъдим ителгән. «Эколь» юу чараларын сату географиясе бөтен Урал, Мәскәү һәм Кавказ, башка төбәкләрне колачлый.
"Зифа" һәм "Луч" кер порошокларын чыгаруның артуы компаниягә яңа сату базарларына чыгарга мөмкинлек бирде. Предприятие менеджментының нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә якын чит илләргә продукция сатуны җайга салды. Хәзер "Эколь"ның кер порошокларын Дагстанга һәм Казахстанга җибәрәләр, тиздән порошокларның беренче партиясе Чечен Республикасына озатылачак.
- Без барлык юнәлешләр буенча сөйләшүләр алып барабыз, безнең порошокларга гаризалар бик күп, һәм һәркайсысы белән индивидуаль эшлибез. Килешүләргә кул куябыз һәм бу юнәлешләр буенча эшлибез, - ди «Эколь» җәмгыятенең коммерция директоры Вячеслав Морозов. - Әмма билгеләп үтәм, предприятиенең беренче чираттагы бурычы Русия кулланучыларын тәэмин итү, ә аннары инде зур күләмнәрдә экспорт турындагы мәсьәләне караячакбыз.
Узган айда "Зифа" һәм "Луч" кер юу порошокларын җитештерү күләме өч тапкыр арткан. Компания җитәкчелеге сүзләренчә, чимал белән проблемалар юк. Чөнки юучы чаралар составында, нигездә, Русиядә җитештерелгән чимал. Шул ук вакытта "Эколь" компаниясе кулланучылар базарында үзгәрешләргә үз вакытында җавап бирә һәм ассортиментын киңәйтә. Җәй көне компания балалар эчке киемнәре өчен "Тоби Кидс" төрен чыгара башлаячак. Моннан тыш, эконом-класслы кер юу порошогы эшләнгән, һәм кулланучының барлык ихтыяҗларын исәпкә алачак премиум-класслы продукт әзерләнә.
Фото: bashinform.ru