+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 апрель 2022, 09:10

Башкортстан белән Иран хезмәттәшлекне киңәйтә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстан белән Иран хезмәттәшлекне киңәйтәБашкортстан белән Иран хезмәттәшлекне киңәйтә
Башкортстан белән Иран хезмәттәшлекне киңәйтә


“Соңгы елларда без партнерларны Русия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә актив эзлибез. Бу эш беренче җимешләрне бирә. Беларусьның машина төзелеше предприятиеләре белән кооперация башлана, Казахстан һәм башка илләр белән сәүдә-мәдәни мөнәсәбәтләр үсә.

Бүген Мәскәүдә Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сорен Саттари белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләп фикер алыштык. Иран - Якын һәм Урта Көнчыгыш тоташкан эре дәүләт. Бу ил 40 елдан артык санкцияләр шартларында яшәгән дәвердә җитди технологик һәм икътисади үсешне тәэмин итте. Биредә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү нык үсешкән, һәм, һичшиксез, Башкортстан предприятиеләре уртак проектлар белән кызыксына. Безнең өчен азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Иран тәҗрибәсе файдалы булачак. Иран республикабыздан ашлык һәм ит импорты, шулай ук Башкортстан территориясендә инвестпроектлар белән кызыксына.

Иранда үзебезнең вәкиллекне ачу мәсьәләсен хәл итәбез. Бизнес-миссияләр белән алмашырга килештек. Безнең делегация май урталарында Тегеранда эре нефть-газ күргәзмәсендә булачак. Сүз уңаеннан, кызыклы факт - Иран нефтенә тиздән 115 ел тула, ә Башкортстанныкына - 90. Иран вәкилләрен тантаналы чараларда көтәбез.

Фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз. Бездә кадрлар әзерләү һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә үзара кызыксыну бар. Хәзер республиканың югары уку йортларында Ираннан 53 студент укый, аларның абсолют күпчелеге - булачак медиклар.

Барысына да Персия тарихын укырга тәкъдим итәм. Бу - борынгы мәдәният, һәйкәлләр, көнчыгыш әкиятләре дөньясы булган ил. Ышанам, бу юнәлеш безнең туристларны җәлеп итәчәк, бигрәк тә без Уфа белән Тегеран арасында туры авиаэлемтә ачсак. Мондый планнар да бар”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.

Фото: vk.com/wall413272232_791323

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас