+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 апрель 2022, 14:55

Башкортстан икътисады санкцияләр шартларында: тыныч һәм ышанычлы эшлибез

Башкортстан икътисады 143 төр ярдәм чарасы алачак. Бу хакта 18 апрельдә Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә билгеле булды.  

Башкортстан икътисады санкцияләр шартларында: тыныч һәм ышанычлы эшлибезБашкортстан икътисады санкцияләр шартларында: тыныч һәм ышанычлы эшлибез
Башкортстан икътисады санкцияләр шартларында: тыныч һәм ышанычлы эшлибез

Ярдәм чараларының беренче пакеты 55 миллиард сум тәшкил итәчәк. Төзелеш тармагы, кече һәм урта бизнес, туризм, агросәнәгать комплексы һәм башка тармаклар ярдәм алачак.
Икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров фикеренчә, ил икътисады шактый тиз темплар белән тотрыклылана, бу хакта кайбер моментлар сөйли. Беренчедән, Үзәк банкның төп ставкасының кимүе. Димәк, кредитлар буенча ставкалар кими башлады.
Икенче момент — ягулык-майлау материалларына бәяләр артмаган. Ә бу киләчәктә бәяләр үсешен саклап калу өчен җитди казаныш.
Русия акчасы курсының сизелерлек ныгуы күзәтелә - ул пандемия дәрәҗәсенә кадәр диярлек әйләнеп кайтты. Бу Көнбатыш өчен көтелмәгән хәл булды.
Башкортстанда импортны алыштыру буенча эш тиз җәелдерелә. Бу азык-төлек базарына да, җәмәгать туклануы базарына да, сәнәгать продукциясе җитештерүгә дә кагыла. Гомумән, Русия икътисады тотрыклыланды һәм санкция басымына җайлашты, Үзәк банк валюта чикләүләрен йомшарта башлый.
Әйтик, 18 апрельдән банкларда 2022 елның 9 апреленнән кассаларга кергән кулдагы валюта сатып алырга рөхсәт ителә. Югары икътисад мәктәбе икътисадчылары билгеләп үткәнчә, валюта сату Үзәк Банкның башка ташламаларының дәвамы булып тора — берьюлы 300 базис пунктына процент ставкасын киметү һәм 12 процент күләмендә валюта сатып алу өчен комиссияне гамәлдән чыгару.
Профессор Евгений Коган сүзләренә караганда, Үзәк банк гамәлләре паниканы бетерергә һәм хәлне нормальләштерергә мөмкинлек биргән, инфляция акрыная башлаган. Эксперт Үзәк банк гамәлләрен пөхтә дип бәяли. Нәтиҗәле чаралар арасында ул ставкаларны киметүне һәм валюта сатып алган өчен комиссияне гамәлдән чыгаруны атый.
"Без әле бер ай элек үк банк счетларыннан 7 триллион сумга якын акча алынганын яхшы хәтерлибез. Мартның 20нче числосына ук, Үзәк банк рәисе сүзләренә караганда, ликвидация кытлыгы 2 тапкыр, 3,5 триллион сумга кадәр кимегән. Ягъни, югары ставка акча алган кешеләргә уйланырга һәм банкларга акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирде", - ди Евгений Коган.
Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү институтының бөтендөнья икътисады департаменты доценты Эдуард Джагитян билгеләп үткәнчә, Үзәк банк сәясәте Русия икътисадын алга китеш күрсәтсен өчен санкция басымына яраклаштыра: «Икътисадтагы барлык гамәлләр рациональ булып тора һәм икътисади баланска ирешүгә, ә коммерция эшчәнлегендә табыш алуга юнәлтелгән. Русия Үзәк Банкының гамәлләре искәрмә түгел", - ди Эдуард Джагитян.
Федераль ярдәм чаралары төбәкләр белән беррәттән икътисадның барлык тармакларын, шул исәптән импортны алыштыру таләп ителгән кешеләрне дә кертеп, дөрес үстерү стратегиясен сайларга ярдәм итәчәк.

Фото: dom.sibmama.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас